Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Азнакайлы мошенникларга 2,2 миллион сум акча күчергән

Узган атнада районда тугыз кеше мошенниклар кулыннан каза күргән

52 яшьлек актүбәле мошенниклар кулына килеп кергәнен аңламый да кала. Үзен Үзәк Банк вәкиле дип таныштырган ир-ат аның исеменә билгесез затларның 1 миллион 500 мең сумга кредит  алулары турында әйтә. Үзара аралашу барышында банкта акчасы барлыгын белгәч, әлеге ханымга мошенниклар биш куллап ябышалар. Хәтта артыннан машина да җибәрәләр. Каза күрүче банкка барып, 700 мең сум акчасын ала да, Бөгелмә шәһәренә аферистлар әйткән банкка юл тота. Анда инде аның исеменә 1,5 миллион сум кредит алып куелган була. Барлыгы 2 миллион 200 мең сум акчаны ул аферистлар әйткән счетка үз куллары белән күчерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев