Җәмгыятькә хезмәт итү үрнәге
Афәрин! Татарстанда гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен район иҗтимагый советы рәисе Лилия Әхмәдишинага ТР Рәисе премиясе бирелде.
Узган атнада Казанда Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Конституциясе көннәре алдыннан иҗтимагый хәрәкәт вәкилләрен хөрмәтләделәр.
Соңгы ун ел бәвамында гамәлдә булган премия гражданлык җәмгыяте институтлары үсешенә зур өлеш керткән аерым затларга һәм социаль әһәмияткә ия булган, балалар, ветераннарның мөһим мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдерелгән проектлар өчен коммерцияле булмаган оешмаларга бирелә.
Тантаналы чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, лауреатларны сәламләп, аларның тырышлыгы гражданлык инициативаларын гамәлгә ашыруга һәм хуплауга, республикада тормыш сыйфатын яхшырта торган социаль проектлар оештыруга юнәлтелгән булуын билгеләп, рәхмәт сүзләрен җиткерде.
«Сезнең эшчәнлегегез – җәмгыятькә хезмәт итү һәм гражданлык җаваплылыгы үрнәге, – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов тантанада катнашучыларга. – Ихлас күңелдән һәрберегезгә актив позициягез, республикага һәм илгә тугрылыгыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Сез зур һәм игелекле эш эшлисез!»
Бүләкләнүче сигез кеше арасында Азнакай районы иҗтимагый совет рәисе Лилия Әхмәдишина да бар иде.
«Бүген бу залда – республиканың коммерциячел булмаган секторының аеруча зур уңышларга ирешкән вәкилләре утыра. Алар арасында Лилия Әхмәдишина да бар, ул республика буенча иҗтимагый советлар институтын булдыру башында торган кеше, күп еллар дәвамында иҗтимагый хәрәкәт лидерларының берсе санала», – диде Рөстәм Миңнеханов Лилия Мөгамбәр кызына диплом һәм мактау билгесен тапшырганда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев