Азнакай хәбәрләре

"Маяк" газетасы - Азнакай районы

18+
Рус Тат
ИҖТИМАГЫЙ ОЕШМАЛАР

Яңа Юл бистәсе халкы өмәгә чыкты

Азнакайның территориаль иҗтимагый үзидарәләре шәһәребез чисталыгын даими кайгырта.

Шөкер, быел һава торышы барыбызга да мәрхәмәтле. Ни генә дисәң дә, яңгыры да вакытында ява, кояшы да кыздыра... Чүп үләннәрне дә утап, чабып кына читеш!

Бүген Яңа Юл бистәсендә өмә оештырылды. Анда 7 нче, 9 нчы, 10 нчы һәм 12 нче ТОС җитәкчеләре, шулай ук бистәнең актив яшәүчеләре катнашты.

Өмә барышында юл һәм тротуар кырыйлары чүп-чардан арындырылды, үләннәр чабылды, тирә-як тәртипкә китерелде. Бердәм көч белән башкарылган эш нәтиҗәсендә урамнары тагын да чистарак һәм матуррак төс алды.

«Үзебез яшәгән җирне төзекләндереп, карап торырга кирәк. Без ел саен өмә үткәрәбез. Бүген дә битараф булмаган кешеләр җыелды. Шушында яшәүчеләргә, башка ТОС рәисләренә зур рәхмәт», – ди 9 нчы территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Риф Самаров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев