Югары Стәрледә Җиңү көнен билгеләп үттеләр
Бу көннәрдә авылларда да Бөек Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан очрашулар, тантаналы чаралар үтә.
Югары Стәрле авылында һәйкәл янында узган тантаналы бәйрәм чарасында олысы-кечесе илгә җиңү алып кайткан, иң авыр елларда тылда хезмәт куйган якташларына дан җырлады.
- Кызганыч, җирлегебездә инде исән сугыш ветераннары калмады. Бәйрәм уңаеннан 62 сугыш чоры баласына һәм 12 тыл хезмәтчәненә бүләкләр тараттык, - ди Югары Стәрле авыл җирлеге башлыгы Лилия Сабирҗанова.
Югары Стәрле халкын бәйрәм белән котлап, милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Илдар Хәйдәров та изге теләкләрен җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев