Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Сәпәй авылы егетләрен армия хезмәтенә озаттылар

Яшь ир-егетләр тормышында иң мөһим вакыйгаларның берсе булып армиягә озату тора.

Ул һәр җирдә дә егетләрнең якын туганнары һәм дуслары белән бәйрәмчә күңел ачу, уен-көлке, җыр-биюләр белән үрелеп бара. Сәпәйлеләр дә әлеге истәлекле чараны элекке йола буенча бик күңелле итеп оештырдылар. Мәдәният йортында узган “Армиягә озату” кичәсенә солдат каешы буачак авылдашлары  Рамил Шәрипов һәм Илмир Хөсәеновның якыннары, туганнары, дин әһелләре  ветераннар  җыелган иде. Аларның һәркайсы авылдашларына изге теләкләрен җиткереп калырга ашыкты.

– Солдат булу элек-электән дәрәҗә саналган. Бүген без ике авылдашыбызны армия хезмәтенә озаттык. Иң мөһиме, сәламәт булсыннар да, исән-сау әйләнеп кайтсын егетләребез, – ди авыл җирлеге башлыгы Фәния Галиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев