Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Бүген, 2 августа, һава-десант гаскәрләре көнен билгеләп үтәбез

Азнакай районында Россиянең оборона сәләтен ныгытуга үз өлешен кертеп, һава-десант гаскәрләре сафларында хезмәт итүчеләр шактый.

Без Бөек Ватан сугышы вакытында илебезне фашист илбасарларыннан азат иткәннәр, кайнар нокталарда сугышканнар, тынычлык урнаштыруда катнашкан геройларны һәрвакыт истә тотачакбыз. Хәзер дә «канатлы җәяүле»ләр Россиянең милли мәнфәгатьләре сагында торалар.

Шушы бәйрәм көнендә үзенең хәрби хезмәтен Илебез иминлеген саклауга багышлаган кыю егетләребезне бәйрәм белән тәбрик итәбез. Сезгә, якыннарыгызга һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, эшегездә һәм тормышыгызда зур уңышлар телибез. Бәйрәмнәрегезне һәрвакыт аяз, имин күк йөзе астында каршыларга язсын!

фото редакция архивыннан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев