Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Азнакайлылар Җиңү диктанты яздылар

Инде бишенче ел үткәрелеп, матур традициягә әверелә барган Җиңү диктанты язуда һәр елны дөньяның дистәләгән илләре катнаша.

Татарстаныбызда да диктант язу өчен 216 мәйданчык оештырылган. Азнакайда бу чара шәһәрнең 5, 6 нчы мәктәпләре һәм гимназия базасында үтте. 6 нчы мәктәптә узганында район башлыгы Марсель Шәйдуллин да катнашты.

– Бу акцияне райондашларыбыз баштан ук хуплап алды. Ул  илебезнең героик үткәне вакыйгаларына кызыксыну уята, тарихны барлата,  Җиңү солдатларының онытылган батырлыклары турында яңа мәгълүмат алу мөмкинлеге тудыра. Әлбәттә, без халыкның, бигрәк тә яшьләрнең активлыгына бик шатбыз, диктант язарга алар да күпләп килгән, – диде ул чараны тантаналы ачып.

Әйе, әлеге акциядә катнашучыларның елдан-ел арта баруына игътибар ителә.  Быел анда сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре дә зур активлык күрсәтте.

–Мин Җиңү диктанты турында узган ел ишеткән идем. Быел менә үзем дә катнашырга булдым, – ди 35 яшьлек нефтьче Хәлил Гыйльманов. –Ватан сугышында һәлак булган бабамның якты истәлегенә бер мәдхия булсын.

Диктант язуда катнашу өчен алдан акция сайтында теркәлергә кирәк иде. Сайтта онлайн режимда катнашу мөмкинлеге дә тудырылды.

Бөек Ватан сугышы тарихы буенча белемнәрен тикшереп карарга гимназиягә дә 50 дән артык кеше килгән иде.  Алар арасында мәктәп укучылары да, укытучылар, җитәкчеләр, ветераннар, әти-әниләр, төрле өлкә хезмәткәрләре дә бар иде.

Диктантта катнашучыларга 45 минут эчендә 25 биремгә дөрес җаваплар табу бурычы куелды. Биремнәр тест рәвешендә иде.

Һәркем үз билгесен шәхси кабинетыннан махсус номер аша белә алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев