Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Азнакайлылар яудагыларга чираттагы гуманитар ярдәм туплый

Районыбыз халкы бердәм кубып хәрби операциядә катнашучыларга чираттагы олау өчен кирәк-яраклар җыя

Җирлектәге барлык оешма- предприятиеләрнең хезмәт коллективлары, иҗтимагый советлар активистлары, волонтерлар, яшьләр, өлкәннәр - барыбыз да бу изге эшкә үз өлешен кертергә тырыша. Кирәк-яракларны җыю урыны булган район-шәһәр Мәдәният йорты залында иртәдән кичкә кадәр хәрәкәт тынмый. Бирегә китергән ризыклар, кием- салым, көнкүрештә куллану әйберләрен хезмәт коллективлары вәкилләре һәм волонтерлар кабул итеп, урнаштырып тора. Яу кырындагыларга беренчел кирәк әйберләр арасында солдатларыбызга балалар куллары белән язылган хатларның да булуы күңел кылларын тагын да нечкәртә. Әнә шулай бердәм булганда, әлбәттә, Җиңү көне тагын да якынаеп, ир- егетләребез исән- имин туган якка әйләнеп кайтырлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев