Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга — 35 ел

Совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын Әфганстан республикасыннан чыгаруның 35 еллыгы уңаеннан, традиция буенча 15 февраль көнне азнакайлылар Әфган сугышы һәм башка локаль конфликтларда һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган шәһәребез үзәгендәге «Кара лалә» һәйкәле янына тантаналы митингка җыелды

Митингны район башлыгы Марсель Шәйдуллин ачып җибәрде. Ул Әфган, Чечня һәм башка локаль конфликтларда катнашкан һәм бүгенге көндә махсус хәрби операциядә батырлык үрнәкләре күрсәтүче районыбыз лачыннарына, аларның әти-әниләре, тормыш иптәшләре, якыннарына олы рәхмәтен белдерде.

Батыр якташларыбызның даны мәңгелек булуын һәм алар үрнәгендә яшь буынның тәрбияләнүен ассызыклады.

Аның теләкләренә район-шәһәр хәрби комиссары Руфат Гайнетдинов, сугышчы-интернационалист Ринат Җиһаншин да кушылды.

Җитәкчеләр батырлык үрнәге күрсәткән һәм бүгенге көндә яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә зур активлык күрсәткән ветеран сугышчыларга Рәхмәт хатларын тапшырдылар.

Яуда һәлак булган батырларыбыз бер минутлык тынлык белән искә алынды.

Һәйкәлгә веноклар, чәчәк бәйләмнәре салынды.

Фото: Айгөл Закирова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев