Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

15 февраль — Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарган көн

Батырлык даны үлемсез!


Быел Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 35 ел тула. Бу көн безнең өчен Ватан исеменнән бирелгән боерыкны ирләрчә, намус белән үтәгән егетләребезне искә алу, аларны хөрмәтләү көне. Илебез тарихында онытылмас батырлыклар белән уелып каллган әфган, чечен һәм башка хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан райондашларыбызга чын йөрәктән чыккан рәхмәтләребезне җиткерәбез. Бүген сезнең җирлегебездә үсеп килүче яшь буында патриотик рух тәрбияләүдә, тарих¬ка кызыксыну үстерүдә өлешегез зур. Сез кырыс сынауларны намус белән үтеп, какшамас су¬гышчан туганлыкны саклап калдыгыз.

Бүгенге көн дә ир-егетләребе алдына зур сынаулар куйды. Илебез иминлеген саклап махсус хәрби операциядә катнашучы азнакайлыларның хәрби бурычларын үтәп, исән-имин булып, тизрәк туган ягыбызга, гаиләләренә әйләнеп кайтуларын телибез.

Батыр егетләребезнең әти-әниләренә, әфган, чечен сугышларын һәм башка локаль конфликтларны кичкән райондашларыбызның барысына да ныклы сәламәтлек, имин һәм бәхетле тормыш телим. 

 

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев