Азнакай хәбәрләре

"Маяк" газетасы - Азнакай районы

18+
Рус Тат
"Маяк" газетасы архивыннан

Хәтер-хатирә: мин үскәндә безнең авылның мәдәният учагы

Алсу Габделхакова – газетабызның актив хәбәрчесе. Өлкән буын вәкиле буларак, ул элеккеге сугыштан соңгы елларны яхшы хәтерли һәм күңелләрне кузгатырдай хатирәләре белән уртаклашып тора. Түбәндә аның бер язмасын укучыларга тәкъдим итәбез.

    Мин үскәндә безнең авылның мәдәният учагы – яксаң да җылынмый торган  бер зур бина иде.  Халык аны “клуб” дип атый иде. Ни өчен җылынмый? Чөнки ягарга әзерләгән утыны чеп-чи була торган иде. Ни өчен алай? Ни өчен ул кипмәгән? Чөнки Бөек Ватан сугышының яңа гына тәмамланган чорында кышка утын әзерләү кебек эшләр бары тик басуларда эш тәмамлангач  кына рөхсәт ителә  иде.  Ягъни  урманга утынга кыш көне генә бара торганнар иде.  Шуңа да чи утынны яндырып җибәрү өчен  бик нык “чиләнергә” туры килде. Авылыбызның Мәдәният учагын тәртиптә тотуны үз өстенә алган Гайниттәй (тулы исеме Гайниямал) бу проблемага  шактый җиңел  карый иде. Гайниттәйләр  улы Касыйм белән  бездә өйдәш булып яшәгәнгә (аларның үз өйләре юк иде) клуб проблемасы белән мин дә хәбәрдар  идем. “Кино килгән, бераз төтен чыгарып кайтыйм әле”, – дип Гайниттәй эшкә җыенганда  күп вакыт мин дә ияреп бара торган идем.

   Мичтәге чи утын  янып китәргә тырышкан минутларда  әле бит клубның эчке матурлыгын да тәртипкә  китерергә кирәк. Юк инде! Клуб идәнен юарга кирәк дип, әйтүем түгел. Әйбәтләп кенә шөлек себеркесе белән  себереп чыксаң шул да җитә иде ул чакта.  Менә шул себереп чыгу өлешендә мин дә кайнаша торган идем. Кемдер әйтер: “Нинди чүп булырга мөмкин мәдәният йортында?” – дияр. Шулаен шулай да, тик ул чорның үзенең мәзәк хәлләре  бар иде шул! Кино килсә дә, концерт  мазар булса да халык өйдә утырмый – клубка ашыга. Тәмле итеп киптерелгән, хәтта кыздырылган көнбагышны кесәсенә  шыплап тутыра да культура-агарту йортына  ашыга. Ә инде тамаша тәмам булгач, халык өйләренә таралгач, клубның идәне яңа гына сөрелгән бәрәңге бакчасын хәтерләтә иде. Скамейкаларны читкә алып куйгач, бу күренеш чыннан да буразналарга охшап кала иде. Тукай әйтмешли “гаскәр кеби чыршы нарат” – түгел, ә бәлки көнбагыш кабыгыннан торган буй-буй өемнәр кала торган иде. Гайниттәй дә мин дә тамашачыны культурасызлыкта гаепләргә уйламый да идек. Ипигә дә туя алмаган бу чорда, нәкъ менә көнбагыш яшәтте дә инде безне. Көнбагыш чиртүнең үз көе бар иде. Черт-черт! Черт-черт! Симфония диярсең. Әйе, үзенә күрә ул тәмле симфония иде.

 Ә инде кыздырылган көнбагашның тәмле исе  бөтен клубка таралгач, син инде клуб бүген ягылганмы-юкмы икәненә игътибар да итмисең. Клуб эчендә – тәмле көнбагыш исе.

 Җылынуга килгәндә дә  сораулар тумагандыр. Ник дигәнедә,  халык белән шыгрым тулы клуб бер сәгать эчендә кеше тыны белән җылына да куя.

Гайниттәйнең “төтен чыгарып кайтыйм әле”, – диюен дә мин аның үз эшенә салкын каравы димәс идем.  Ул тормышны бәләкәйдән күреп үскән һәм андый хәлләр миңа гадәти хәл кебек тоела иде.  Безнең өйдә дә хәлләр шул чама иде.  Өйдә ир-ат булмагач, урманнан утын алып кайтучы да юк иде. Өйне җылытырга  җәй көнендә үзебез әзерләгән тирес кирпечен  кулланабыз. Ул чи булып, янмый ятса, салам ягабыз. Саламның җылысы гомумән сизелми. Тиз генә яна да бетә.  Ә менә аның  дөрләп янып китүен күзәтү  ул үзе ниндидер бер үзгә, яшәргә көч , өмет уятучы күренеш иде.

   Ни генә булмасын, нинди генә авырлыклар күрсә дә, авыл халкы  ничек итсә-итте – яшәргә  тырышты. Мәдәният йортында рәхәтләнеп көнбагыш чиртү дә ул чор өчен  культурасызлык булып саналмый иде.  Көнбагыш белән булса да күпмедер вакытка ачлыгын онытып торган тамашачы , елый-елый  фильм да карагач күңеленә рухи азык  туплап, иртәгәсе көне тагы да әйбәтрәк буласына өмет итеп, өйләренә таралды.

   “Кешене өмет яшәтә”, – дип юкка гына әйтмиләр бит.  Бәлки шуңа да авыл халкы  җиңгәндер, салкынына да түзгәндер, хәйләсен, үз җаен да тапкандыр. Ә табигать безгә үзенең көнбагышлары, киндер орлыклары,  болындагы җиләкләре, хәтта балтырганнары белән  ачтан үләргә ирек бирмәгәндер. Без яшәдек, без җиңдек. Һәм әле бүген дә җиңәбез.

 Ә инде Гайниттигә килгәндә, бер-ике ел бездә яшәгәч,  алар колхоз төзеп биргән  үзләренең йортларына күченделәр.  Алар бездән китүгә  квартирага кешеләр керттеләр. Өебезнең бик кечкенә булуы да  комачаулык  тудырмады.  Ярты өйне биләп торган сәкене сүттеләр дә, ике  тимер кровать куйдылар. Шулай итеп бездә нефтьче кызлар яши башлады. Ә ир-егетләрне йортында ир-ат булган гаиләләргә урнаштырдылар. Нефтьчеләр килгәч, тормышыбыз күзгә күренеп яхшырды.  Безгә ипи пешерергә җитәрлек он бирә башладылар.  Авыз тутырып ипи ашый башладык.  Алай гына да түгел без алардан русча сөйләшергә дә өйрәндек. Ә алар безнең татар телен аңларга  тырышып, игътибар белән безнең сөйләшүне күзәтәләр иде.  Озак еллар без шулай аралашып яшәдек. Бүген дә тату гына яшибез.

 Автор: Алсу Габделхакова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса