Тәкъсимә Гариповадан җомга теләкләре
Азнакайда яшәп иҗат итүче ветеран-укытучы шигъри тәлгәшләрен тәкъдим итә.
Атнакичне әбием
Догалар укый иде.
Бу көнне әрвахлар
Кайтыр, дип сөйли иде.
Мин дә өйрәнәм догалар,
Телимен изгелекләр.
Күңелемдәге догаларым
Барып җитсәләр әгәр,
Тар гүрләре яктырып,
Урыннары оҗмахта
Булсын иде, я Раббем,
Кабул ит син, Аллаһым!
Жомгада
Хәерле җомга иртәсе –
Өй тулы бәхет иңсен!
Күңел күге җылыдан
Бәрәкәткә туенсын.
Күңелдә булса тынычлык,
Гомерле булырбыз без.
Яхшы хәбәрләр ишетеп,
Шатлыкларда үтсен көнебез.
Сакла безне, Раббым, яман чирләрдән,
Ялгышлардан сакла, Аллаһым!
Иман нуры җанда булганда,
Илләребез тыныч, күк йөзләре аяз булып,
Тормышыбыз алга барыр шул чагында!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев