Шигъри тәлгәшләр
ЯЗУЧЫЛАР ИҖАТЫ

Шигъри тәлгәшләр

Редакция почтасына Яңа ел, Кыш бабай, Кар кызы, Ат елы турында шигырьләр килә тора. Укучыларыбызга Хәлимә Күчәрбаеваның Яңа ел теләкләре белән язылган шигырен тәкъдим итәбез.

Хуш киләсең, Ат елы
Хәлимә Күчәрбаева
Дагаларыннан ут чәчеп,
Кыңгырауларын чыңлатып
Ат елы килә, дусларым,
Әйдәгез каршы алыйк.
 
Ат елында туганнарны
Чын күңелдән котлыйбыз.
Еллар тыныч, имин булсын,
Бәхет, шатлык телибез.
 
Атлар бит алар чын дуслар,
Акыллылар, уңганнар.
Чыдамнар да, түземлеләр
Бар эштә дә булганнар.
 
Бар өйгә дә керсен шатлык,
Чыңласыннар бокаллар!
Кыш бабай күчтәнәченнән
Сөенсеннәр балалар.
 
Көткәннәр көтеп алсыннар
Ерактагы ярларын.
Ялгыз йөргән ялгызаклар
Тапсыннар үз парларын.
 
Һәрбер өйдә яңгырасын
Сабыйларның авазы
Кабул булсын әниләрнең
Һәр укыган намазы.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев