Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ЯЗУЧЫЛАР ИҖАТЫ

Парлылык сере

Автор Халидә Галимова.

Әби, бабай иртүк торып
Җыеналар ашка бүген.
Чакырган бик якын туганнар,
Хөрмәт итеп, якын күреп.
Бабай ду китереп эзли
Кичә салып куйган тешен.
Йөри торгач бик җенләнеп
Урындыкка бәрә тезен.
Ух-вах килеп барып ята.
Бар, ди, карчык миннән башка.
Бер адым да атлый алмыйм,
Бер кая да бүген бармыйм.
Диклофенак белән уып,
Тешен табып, тыгып куеп,
Күлмәк, кәчтүмен кигертеп,
Пеләшен иркәләп сөртеп
Көйли әби якын итеп.
Ничек инде бармыйсың, ди.
Син бит минем пар канатым.
Син бит минем күңел кошым,
Яратканым, акбүз атым.
Көйләп- чөйләп, җайлап- майлап,
Сабыр гына
Ботинкасын кигертә ул аягына.
Чыгып китик инде,дисә
Табалмый әби күзлеген.
Менә куйган идем кичә,
Алдына, ди шул көзгенең.
Өй буйлап йөгерә әби.
Бабаң иркенләп торып,
Тотына гәҗит укырга
Түр диванга утырып.
Хәле бетеп, тыны китеп
Әби эзләп ах итә.
Күрер күрмәс килеш менә,
Ничек кунакка китә.
Йомшак диванда утырып
Әкрен генә тамак кырып.
Ак мыегын борып- борып
Сүзен башлый авыз ерып.
Бабай әйтә-,син,карчык, башсыз булдың
Шулай гомер буена.
Әлдә әле бәхетеңә
Кердең минем куенга.
Ничек таба алмыйсың ул
Кичтән куйган әйберне.
Менә миннән урнәк ал ,син,
Әллә кайчан әзермен.
Башын күтәреп әбекәй
Сүз әйтим, дип талпынса.
Бабай әби күзлегендә
Гәҗит укый ләбаса.
Әкрен генә алып киеп,
И рәхмәт соң, картым, диеп.
Телне чәйнәп, тешне кысып,
Китә әби көчкә басып.
Җитәкләшеп икәү бергә
Чыгып китә әби, бабай.
Түзсәң әгәр ,сабыр булсаң,
Яшәп була гомер шулай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев