Яз килде, сыерчыклар сайрый
Бүген Халыкара кошлар көне.
Яз… Бөтен табигать яңара. Кояш көннән-көн ягымлырак карый, җир йөзенә җылы нурларын сибә. Агачларда бөреләр уяна. Яшел күлмәгем пычранмаса гына ярар иде дигән кебек, беренче ямь-яшел чирәм баш калкыта. Кар сулары гөрләвекләр булып ашыга-ашыга йөгерә.
Яз... Сыерчыклар килгәннәр. Уңган-булган хуҗалар әллә кайчан хәстәрен күреп, аларга оялар ясап куйганнар. Канатлы дусларыбыз сайрыйлар да сайрыйлар. Аларга тавыклар да кушыла. Үзләренчә нидер сөйләшәләр инде болар... Тыңлап карагыз әле.
Автор видеосы Насима Фазлыева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев