Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» БЕРЛӘШМӘСЕ

Иҗат чишмәсе челтерәп ага

Азнакайда яшәп иҗат итүче шагыйрә Сәрвәр Хәнипованың 5 нче һәм 6 нчы китаплары табадан төште.

Азнакай төбәге талантларга бай. Әле менә җомга көнне шагыйрә Хәнипова Сәрвәр Миргарифан кызының  әле генә табадан төшкән берьюлы ике китабы “Чишмә моңы” һәм нәниләр өчен язылган  “Гөлчәчәкле бакча” китаплары  дөнья күрде. Җомга көнне үзәк китапханәдә шагыйрәнең иҗат кичәсе  узды.  Китапханәләр берлеге җитәкчесе  Зөлфия Исламова  ихлас теләкләрен җиткереп, шагыйрәгә Рәхмәт хатын тапшырды. Зөлфия ханым шулай ук “Аулак өй – баттл” Республикакүләм проектта катнашкан бер төркем җиңүчеләргә  ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәдәният министрлыгы  һәм Язучылар берлегенең  Дипломнарын тапшырды.  Кичәне алып баручы китапханәче, шагыйрә Гөлчәчәк  Садретдинова Сәрвәр ханымның тормыш юлына күзәтү ясады.

... Сәрвәр Хәнипова  1953 елның 23 февралендә Зур Сукаеш авылында  дөньяга килә.  Алабуга педагогия институтында белем алганнан соң барлык хезмәт эшчәнлеген укытучы һәнәренә багышлый. 31 елын мәгариф өлкәсендә эшләсә, шуның 27 елын балаларга татар теле һәм әдәбиятын укытуга багышлый.

- Шигъриятка соңрак килдем. Укучылыр белән әдәби түгәрәкләр алып бара идем, шигырьләр язарга өйрәнәбез. Шунда уйламаган  җирдән үзем дә тиз генә ике шигыремне язып куйдым. Үзебезнең мәгърур Чатыр тавыбыз, гүзәл Азнакаебыз турында иде ул шигырьләр. Минем канда булган инде ул.  Әтием ягыннан күренекле шагыйрь, язучы Нур Әхмәдиев, әнием ягыннан шагыйрә Галия Сәетшина безгә туганнар. Шулай булгач, ничек шигырь язмыйсың инде, – ди Сәрвәр Хәнипова.

Укытучы Сәрвәр ханым күңелендә шигъри дулкыннар тагын да ярсып-ярсып күтәрелә башлый. Лаеклы ялга чыгып, вакыты иркенәйгәч илһам аның янына китмәскә дип үк килә. Бер-бер артлы “Йөрәк түрләремнән серләрем”, “Яшьлеккә сәяхәт”, “Килер көндә әле язлар бар”, “Күңел чаткылары” китаплары дөнья күрә. Һәм менә соңгы китапларын да өстәсәң, җәмгысе 6 китап була.

Укытучының төп байлыгы – ул балалар инде. Бу кичәдә дә зал шыгрым тулы иде. Мөгаллимәне тәбрикләргә аның укучылары, хезмәттәшләре  дә килгән. Аларның матур телекләренә  7нче мәктәп укучыларының Сәрвәр ханымның шигырьләрен яттан  сөйләве нур өстенә нур булды. Кичә котлаулар һәм концерт номерлары белән үрелеп барды. Сукаеш авылы җирлеге башлыгы Зөлфия  Закирова, Мәдәният йорты җитәкчесе  Әлфия Сабитова, Чалпы авылы Мәдәният  йорты  җитәкчесе Фәнзирә Кәлимуллина, җырчы –композитор  Резеда Гыйләҗева, һәрбер кичәбезне үзенең гармун моңнары белән бизәүче Сәрия Сәгъдәтуллина,  татар халык көйләрен курайда моңлы итеп уйнаучы Әҗүәт  Җиһаншин, биюче Диана Дәүлиева, “Гөлстан”әдәбият берләшмәсе артистлары Халидә Галимова һәм Зәния Хәсәнова үзләренең тәбрикләүләрен җыр-бию, скетчлар белән дә бизәделәр. Котлауларга шагыйрәнең туганнары, якыннары да кушылды. Һәм әлбәттә инде бер гаилә булып берләшкән, дуслашкан “Гөлстан” әдәбият берләшмәсе кызлары-егетләре дә тәбрикләп, авторның алга таба иҗади уңышлары белән сөендерүен теләде.   Сәрвәр  Хәнипованың  күңелендә чишмә моңы челтерәп ага, бик тиздән янә иҗат уңышлары белән сөендерер дип ышанып калабыз.   

Быел 70 яшен түгәрәкләгән, юбилярыбызга ныклы сәламәтлек, гаиләсендә иминлек, күңел тынычлыгы телибез.

 

  Сәрвәр Хәнипова иҗаты

 Нинди гүзәл син, ямьле син дөнья!

Язлар алып килә туган якка

Яшәү көче, илһам, матурлык.

Гүзәллеккә күмә бар дөньямны,

Кояш нурларына гел төреп.

Рәхәтләнеп сулыйм туган якның

 Саф һавасын күкрәк тутырып.

Тешләр камашырдай көмеш суын

 Эчәм мин, кушучыма алып.

Зәңгәр күктә очалар аккошлар,

Туган якларына кайталар.

Үзләренең туган нигезләрен,

Кайтыр көнен сагынып көтәләр.

Матур булып алсу таңнар ата,

Матур булып яңа көн туа.

Йөрәгемә яшәү көче биреп,

Күңелем минем рәхәтлек тоя.

Нинди гүзәл син,ямьле син, дөнья,

Яшәүләр бит рәхәт, күңелле.

Тормышларның ямьлелеген күрү,

Куанулар бәхет түгелме?

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев