Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» БЕРЛӘШМӘСЕ

Азнакай шагыйрәләре Сарлы мәктәбе укучылары белән очрашты

Сарлы урта мәктәбендә “Гөлстан” әдәби берләшмәсе әгъзалары белән әдәби-музыкаль очрашу узды.

Кунакларны ишек катыннан ук матур итеп сәламләп каршы алдылар. Аннан тарих укытучысы Гөлнур Төхбәтуллина мәктәп музее белән таныштырды. Укытучылар шулай ук Сарлы, Сөендек, Бүләк, Стәрле авыллары тарихы белән дә таныштырып уздылар.

Укучылар очрашуга бик җентекләп, һәр гөлстанчының биографиясен һәм иҗатын өйрәнеп әзерләнгәннәр. Кичә җырлар һәм шигырьләр белән үрелеп барды.

“Маяк” газетасы редакциясе исеменнән яшь каләмчеләргә Рәхмәт хаты тапшырылды. Гөлстанчылар шундый җылы очрашу оештырган өчен рәхмәтләрен белдереп, мәктәпкә үзләренең китапларын бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев