Азнакай үзенең Бөек улын данлады
Олпат якташ язучыбыз Марсель Галиев үз төбәген, Чатыр тавын данлап, күтәргән иде. 16 май көнне Азнакай халкы аның үзен данлады: аның хөрмәтенә музей ачылды.
Мәгълүм булганча, җөмһүриятебез язучылары менә инде икенче көн Азнакайда кунакта. Икенче көнне алар Мәдәни үзәктә «Гөлстан» әдәби берләшмәсе, гомумән, әдәбият сөюче, каләм тибрәтүчеләр белән очраштылар. Анда «Казан утлары» журналыннан язучылар Рәфис Корбан һәм Вакыйф Нуриев та килгән иделәр. Алар «Казан утлары» журналында шигырьләре басылып чыккан гөлстанчыларга журналлар бүләк иттеләр. Кичәге язучылар делегациясенә Чаллыдан Факил Сафин, Лилия Гыйбадуллина, Данис Хәйруллин, Фатыйма Хәйруллина һәм Әлмәттән Равил Сабыр, Нәфисә Сабиржанова, Резеда Шәмсуллина һәм башкалар кушылдылар. Кичә язучыларның тел-мәдәният, туган тел турында чыгышлары, истәлекләре, төбәгебез каләм ияләренә киңәшләре белән үрелеп барды. Язучы, шагыйрь, әдипләребез үзләренең шигырьләрен укып, үз сүзләренә язылган җырларны да башкардылар.

Аннан соң язучыларыбызны Азнакайдагы беренче мәктәптә каршы алдылар. Язучыларыбыз сәләтле, талантлы укучыларның чыгышларына соклану белдерделәр. Татар халкының язмышы, тарихы, әдәбияты, хәтта мәзәге турында фәлсәфи фикер йөртүче әдип – Татарстанның халык язучысы, шагыйрь, прозаик, җәмәгать эшлеклесе. Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Татарстанның сәнгать эшлеклесе, Гаяз Исхакый, Гавриил Державин, Гамил Афзал исемендәге премияләр лауреаты, якташыбыз Марсель Галиев хөрмәтенә музей ачу тантанасы зур, бай әдәби кичәгә әверелде. Язучылар, әдәбият сөючеләрне район башлыгы Марсель Шәйдуллин, социаль мәсьәләләр буенча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев сәламләделәр. Мәктәп укучылары, укытучылар кичәне концерт номерлары белән бизәделәр. Язучы әдипләребез шагыйрь Марсель Галиев турында истәлекләре белән уртаклаштылар, музей ачылуына куанычларын белдереп, иң изге теләкләрен җиткерделәр. Кичә үзара тәбрикләү, истәлек бүләкләре алышу белән дәвам итте. Кунаклар азнакайлыларның кунакчыллыгы, татар халкының язмышы, теле, әдәбият-мәдәнияте өлкәсендә искиткеч олы хезмәтләре өчен олы рәхмәтләрен белдерделәр.

Менә очрашуның иң тантаналы мизгелләре җитте. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм якташ әдибебез Марсель Галиев музей бүлмәсенә ал тасманы кисеп, эчкә уздылар. Монда инде яшьтән үк сайлаган әдәбият юлына гомере буе тугры калган, үлемсез әсәрләре белән рухландырган әдипнең балачактан алып бүгенгесенә кадәр бөтен тормыш юлы, бихисап, кыйммәтле хезмәтләре һәм башкалар чагылыш таба. Язучылар үзләре атаганча “ядкярьханә” милләтебез хәтере булып, буыннардан-буыннарга саклансын дигән теләктә калабыз.

Марсель Баян улы, әлеге игелекле эштә янып-көеп йөргән оештыручыларга, гомумән, әлеге чарага үз өлеше кергән һәммә кешегә ихлас рәхмәтләрен җиткерде. Ул үзе дә мәктәп җитәкчелеге, һәм коллективы, аеруча танылган журналист Расиха Фәизова, педагог – китапханәче Рәмзия Кашапова, директор урынбасары Гүзәл Сабирова белән кулга-кул тотынышып рухланып эшләгән, киләчәк буынга бай мирас калдырган, үз хыялын тормышка ашырган.
Язучыларыбызның кызыклы фикерләре белән баетылган тулырак материалны газетабызның алдагы саннарыннан укырсыз.
См.фото ниже в галерее

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев