Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» БЕРЛӘШМӘСЕ

Азнакай шагыйрәсе Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителде

Азнакайда яшәп иҗат итүче талантлы каләм иясе Алина Хисамиева Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителде.

Алинә Әсхәт кызы Хисамиева 1986 елның 31 маенда Азнакай шәһәрендә дөньяга килә. Азнакай татар-төрек гимназиясен, Әлмәт дәүләт нефть институтын тәмамлый. Икътисад фәннәре кандидаты. «Көзге яфраклар кочагында» һәм «Күбәләкле җәймә» (балалар өчен) шигырьләр җыентыклары, шактый популяр җырлар авторы.

“Шатлыгым белән уртаклашам! Күптән көткән мизгелем бу! Татарстан язучылар берлегенә кабул ителдем! СөбханАллаһ. Өйдә, изге теләкләр теләп калган әниемә, гаиләмә, остазларыма, киңәшчеләремә һәм, әлбәттә, минем иҗатымны уңай бәяләп, якты өметләр баглап кабул иткән Язучылар берлеге идарәсенә чиксез рәхмәтемне белдерәм”, – дип яза ул социаль челтәрендә.

Алинага алга таба да иҗат уңышлары телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев