Азнакай шагыйрәсе Сәрвәр Хәнипованың 7 нче китабы табадан төште
Азнакай балалар китапханәсендә Хәнипова Сәрвәр Миргарифан кызының “Су буенда” балалар өчен язылган шигырь китабын тәкъдим итү кичәсе узды.
Азнакай балалар китапханәсендә шәһәрдә яшәп, иҗат итүче, шагыйрә, 30 елдан артык мәгариф өлкәсендә хезмәт куйган, Хезмәт ветераны, 7 китап авторы Хәнипова Сәрвәр Миргарифан кызының “Су буенда” дип аталган балалар өчен язылган шигырь китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Анда “Мимләшкәй” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар, 7 һәм 8 нче урта мәктәп укучылары шагыйрәнең шигырьләрен дә укыдылар. Кичәне бик эчтәлекле итеп китапханә хезмәткәрләре алып барды. Әҗүәт абыйлары Җиһаншин балаларга курай моңнарын уйнады. Шагыйрәне “Гөлстан”чылар, укытучылар коллективы тәбрикләде. Иң зур бүләк – ул оныгы Даниэльның укытучы, композитор Резеда Гыйләҗева белән “Әбиемә” җырын башкаруы булды. Соңыннан, иҗади коллектив балалар белән сурәткә төштеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев