Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» БЕРЛӘШМӘСЕ

Азнакай “Гөлстан” әдәбият берләшмәсе әгъзалары кич утырдылар

Районыбызның иҗат әхелләрен берләштергән “Гөлстан” әдәбият берләшмәсе әгъзалары чираттагы киңәшмәләрен табигать кочагында уздырдылар.

Эш-мәшәкатьләре, иҗат турында сөйләшеп кенә калмадылар, чәйләр эчеп, гармун көенә (Сәрия апа гармунын да алып килгән иде) җырлап-биеп, күңелле генә бәйрәм ясадылар. Иҗат уты белән янучыларның очрашуы гадәти генә түгел, алар үзләренең яңа шигырь-хикәяләрен укып, фикер дә алыштылар. 

Җәйге мәшәкатьләр белән күптән болай очрашкан юк иде. Сагынышканбыз, искиткеч иҗади бәйрәм булды бу. Мәшәкатьләрне бераз читкә куеп, киләчәктә ешрак очрашырга кирәк, дигән сүзләр белән таралыштылар “Гөлстан” чылар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев