Җәүһәрия Шәрипованың – бишенче китабы
Шагыйрә Җәүһәрия Шәрипованың балалар өчен «Җылы туңдырма» китабын тәкъдир итү кичәсе узды
Азнакай балалар китапханәсе ул көнне гөрләп торды. Азнакайдагы 7 нче мәктәпнең 2 а классы укучылары һәм «Алтынчәч» балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар Җәүһәрия апаларының шигырьләрен бик матур, сәнгатьле итеп сөйләделәр. Балалар китапханәсе хезмәткәрләре эчтәлекле кичә әзерләгәннәр. Китапханәнең методисты Гөлнара Хәбипова шагыйрәгә олы рәхмәтен әйтеп, Рәхмәт хаты тапшырды. Шагыйрәне тәбрикләргә иҗатташ дуслары, хезмәттәшләре дә килгән иделәр. Алар да шагыйрәне тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерделәр.
Җәүһәрия Шәрипованың бу инде бишенче китабы. Язучы иҗат утында. Аның яңадан-яңа китапларын көтеп калабыз.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев