Әниемнең пар мендәре
Гөлчәчәк Садретдинова
Каз өмәләре узып, уңган хуҗабикәләребез аларны урнаштырып куйдылар инде.
Казларның канатлары, каурыйлары да бар бит әле. Халкыбыз элек-электән аларның берсен дә әрәм итмәгән. Язучы Гөлчәчәк Садретдинова шул турыда үзенең балачак елларын искә ала.
Безнең халыкта борынгыдан калган матур гадәт яши: йортта кызы яки кыз оныгы булган кешенең пар мендәре һәрчак әзер торырга тиеш дип саныйлар. Кулдан тегеп куйган мендәр сүрүләре, чиккән мендәр тышларын уңган әниләр, дәү әниләр алдан ук әзерләп куялар. Хәер, заманалар алга бара дип, күпләр кибет мендәрләренә күчеп барса да, барыбер арабызда мамык каз юрганнарына өстенлек бирүчеләр кимеми.
Мамык мендәрләр татар халкы тормышында зур урын алып тора. Яңа тормышка аяк баскан яшь кәләшләрне, ак бәхетләр теләп, мамык мендәрләргә бастыралар. Әти-әни өйләнешүче кияү белән кәләшкә – парлы мендәрләр, сабыйлары дөньяга аваз салгач исә бәби мендәре бүләк итә...
Чистартып, юып киптерелгән каз мамыгы мендәренә ятып йоклау да тәнгә сихәт, шифа бирә. Элек заманнардан ук урын-җиргә карап хуҗаларның муллыкта яшәвен күзалларга булган. Түрдә тышлыклары матур итеп чигелгән, каз мамыгы тутырылган чиста, матур мендәрләр хуҗабикәнең уңганлыгын күрсәтеп торган.
Атна ялларына кайткач әни белән каз каурыйлары сыдырып килдек әле без дә менә бераз. Әни соңгы елларны инде үзе каз асрый алмаса да, авылдашлар аңа якын итеп үзләре үстергән каз каурыйларын китерәләр. Бер минут та эшсез торырга күнекмәгән шул ул безнең әни, каз каурыйларын сыдырып, бер дигән мамык мендәрләр ясап бүләк итә без – балаларына. Үзем каурый сыдырам, үземнең күз алдыннан балачак елларым йөгереп үткәндәй була.
Әнә әни безгә өч баласына каурыйларны тигез итеп бүлеп бирә дә: ”Әйдәгез балалар, кем беренче сыдырып бетерә, шуңа тәмлүшкә алырга акча бирәм!” – ди. И-и-и, тотынабыз шуннан ярыша–ярыша эшләргә! Апа белән абый олырак. Алар тиз сыдыралар.Минеке генә һаман кимергә уйламый. Ачудан, көнчелектән борын җебеп, мышкылдап чыга. Бармак очларының тиреләре юкарып ачыта башлый. Ләкин еларга, сер бирергә ярамый. Чөнки теге акча кызыктырып, кытыкны китереп тора! Апа белән абый күрмәгәндә генә әни миңа булышкалап ала, минем каурыйларны алып үзенекенә кушып куя. Шулай итеп, күп очракта җиңү миңа тәти. Әни әлбәттә инде акчаны барыбызга да бирә. Әле бит яңадан да сыдырасы була чөнки! Теге каз мамыклары без хәрәкәтләнгәнне генә көтеп торган кебек, әле тегендә, әле монда очып куна. Аларның йомшаклыгы! Әни шуларны үзебез юынып чыкканнан соң мунчада яхшылап юып, чайкап, киптерегә тарата. Ул мамыклар башта укмашыбрак торсалар да, берничә көннән кипшереп, түшәмгә кадәр менеп җитә язалар! Аннан әни сүрүләргә тутырып мендәрләр ясый. “Бусы кызларым белән кияүләремә, бусы улым белән киленемә!” – дип, сөйләнә үзе. Без оялышып, хихылдашкан булабыз. Янәсе әле без үскәнче! Ә бит үсеп, туган оядан канат кагып очып киткәнеңне сизми дә каласың икән лә ул...Бары да бер вакыт кына икән...Моны еллар узгач кына аңлыйбыз шул.
Инде менә ничә еллар каз мамыгыннан ясалган парлы мендәрләргә арып башыбызны салуга, тәмле йокыларга талабыз. Без генәме, әле балалар, оныклар да изрәп йоклый әбиләре әзерләгән шул мамык мендәрләрдә! Башка бернинди мендәрләргә дә алышмыйбыз аларны. Чөнки аларга газиз әниебезнең күңел һәм кул җылысы сеңгән.Ә ул җылыны дөньядагы бер генә нәрсә дә алыштыра алмый шул!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев