Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Сулыш системасын сәламәтләндерергә теләсәң...

Үги ана яфрагының сары, кояштай чәчәкләре узган елдан кибеп-корыган үләннәр арасыннан баш калкыта.

Әле агачлар яфрак ярмаган, чирәмнәр яшелләнмәгән, ә үги ана яфрагы инде яз килүне искәртергә өлгерә. Чәчәк атып бетергәннән соң гына, ул зур яфракларын яра. Шул яфракларына карап, аны үзенчәлекле һәм каршылыклы исем белән атаганнар да инде. Яфракларының тышкы ягы куе яшел төстә, шома, ялтырап тора. Ә эчке ягы аксыл-көлсу, йомшак, җылы. Ягъни тышкы ягы -- салкын үги ананы, ә эчке ягы җылы, изге күңелле әниләрне гәүдәләндерә. Үги ана яфрагы авыз куышлыгы, тамакның лайлалы тышчасын ялкынсынудан саклый, шуңа ютәл, томау, салкын тиюдән шифа бирә, сулыш юлларын чистарта, какырыкны чыгара.

Үги ана яфрагын үпкә туберкулёзы, бронхиаль астма, бронхит, плеврит, үпкә ялкынсынуы, томау, грипп, авыз куышлыгындагы ялкынсынулар, артрит, миозит, ашказаны җәрәхәте, бөер һәм сидек куыгы чирләреннән файдаланырга мөмкин, ди белгечләр.
Шулай ук, алар кисәтүе буенча, үги ана яфрагы төнәтмәсен 2 яше тулмаган балаларга, йөкле һәм бала ашатучы анапарга бирергә ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев