Роза Мөхәмәдиева каз мамыгын дөрес юу серләрен ача
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Роза Мөхәмәдиева каз мамыгын дөрес юу серләрен ача

«Мендәр ясаганчы, каз йоны яхшылап юып киптерелгән булырга тиеш,» - дип сүзне башлады Роза апа Мөхәммәдиева.

"Йонны әүвәл, бәз яки марля капчыкка тутырып, кер сабыны яки йон кием юа торган кер порошогы салынган суга салып 2 сәгать тотарга кирәк. Аннан әйбәтләп җылымса суда чайкыйбыз.Сыек юу чарасы яки шампунь куллансагыз, яхшырак чайкалачак. Берничә тапкыр чайкаганнан соң, яхшылап таратып киптерергә кирәк. Иске мендәрләрне дә шулай чистартып була," - дип, каз мамыгын юу серләрен безнең белән уртаклашканда дәвам итте Чалпы авылы уңганы.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев