Камырга: 250 гр. кибет каймагы (нинди майлылыкта да ярый), 1 йомырка, 4 аш калагы көнбагыш мае, тоз, әз генә песок, он + 1 чәй калагы разрыхлитель.
Камырны бик йомшак итеп басмыйбыз, ким дигәндә ярты сәгатькә суыткычка куеп торабыз.
Эчлек: кайнаган суда баланны пешереп алам, сөзәм, суытам, песок, крахмал яки манный, яки он салып болгатам, алма да турап салам.
Табага камырны җәйгәч, камыр өстенә әз генә крахмал сибәм.
Пешкән пирогымны фольгага төреп куеп торам, шунда суытам. Йомшак, кетердәп тора торган төче камыр.

Нет комментариев