11 майда Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.
Төнлә һаваның минималь температурасы +1..+6˚. Көндез +17 градус җылылык көтелә.
12-13 майда көндез урыны белән бераз яңгыр явачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә. Көндез һава җылылыгы +19°ка җитәчәк.
Җил көнчыгыш һәм төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә исәчәк.
Нет комментариев