Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Ә сез бүген таба исе чыгардыгызмы әле?

Коймакны без тәкъдим иткән ысул белән пешереп карагыз.

2 стакан кефирга 2 йомырка, 2 аш кашыгы иссез үсемлек мае, ярты бал кашыгы тоз, бер аш кашыгы шикәр комы болгатып, бераз җылытып алабыз. Ике стакан он кушып, коймак камыры ясыйбыз. Ярты бал кашыгы соданы ярты стакан кайнар суда болгатабыз да, камырга кушабыз. Камырны кайнар, әз генә майлаган табага аш калагы белән салып, коймакны пешерәбез. Коймакларны әйләндергәч дә (табада ук), эретелгән акмай белән майлыбыз. Алай итсәң, коймак бик йомшак чыга.

Яңа гына табадан төшкән җомга «Маягын» тәмле коймактан авыз итеп укыгыз, дуслар! Чәйләрегез тәмле булсын. Җомга көннәрегез мөбарәк булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев