Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЭПИДЕМИОЛОГИК ХӘЛ

Вакцина ясатканнар чирне җиңел үткәрә

Бүгенге көндә Азнакай районында 20731 кеше коронавируска каршы вакцина ясаткан.

Аларның күпчелеге хезмәткә яраклы кешеләр. Ә менә 60 тан өлкәнрәкләр никтер прививка үтәргә бик ашыкмыйлар. Гәрчә, табиблар аларның сәламәтлегенә аеруча куркыныч янавы хакында һәрчак кисәтеп торса да.

Республика буенча да бу күрсәткеч уйландырырлык: вакцинаны 60 тан узган нибары 237 мең 584 кеше ясаткан. Ә бит белгечләр өлкәннәргә прививкадан бер дә куркасы юк, дип белдерә. Алар сиксәннән узганнарның да бу процедураны җиңел кичерүен әйтә.

Олы яшьтәгеләр коронавирусны бик авыр үткәрә. Ул нерв системасын эштән чыгара, тромблар барлыкка китерә, канда глюкозаны арттыра, болар исә яшәү өчен мөһим органнарга зыян сала. Статистика мәгълүматлары республикада, шул исәптән җирлегебездә дә вирустан вафат булучыларның күбесе нәкъ менә өлкән яшьтәге кешеләр булуын күрсәтә.

Белгечләр хроник, яман шеш авырулар булуның прививка ясатуга киртә түгеллеген белдерә. Әмма аны һичшиксез табиб рөхсәте булганда гына ясатырга, әлбәттә инде, вакцина алганнан соң да иммунитетны ныгыту чаралары күрергә, сакланырга киңәш итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев