Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЭПИДЕМИОЛОГИК ХӘЛ

Чикләүләрне саклау Азнакайда Covid-19 вирусы йоктыруны киметте

Табибларның әйтүенә караганда, җәмәгать урыннарында чикләүләрне саклауны, вакцина ясатуны дәвам итү уңай нәтиҗәләрен бирә: район үзәк сырхауханәсендә ковид белән авыручылар берникадәр кимегән.

Ел башыннан җирлегебездә 1628 кеше ковид белән авырган. Апрель аенда бу сан 76 тәшкил итә.  

Шунысы да бар, чикләүләр кертү вакцина ясату темпын арттырды. Бүгенге көндә  районда 37426 кешегә Covid-19 вакцинасы ясалган.    Ковид белән авыручылар Әлмәт шәһәрендәге медицина учреждениесендә дәвалана. Үзебездәге инфекция бүлегендә ремонт эшләре бара.

Әмма, әйтергә кирәк, Covid-19 нең илнең кайбер төбәкләрендә кабаттан җәелүе күзәтелә. Димәк, сәламәтлегебезгә игътибарлы булырга, саклану чараларын күрергә, санитария таләпләрен үтәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев