Сәпәй авылында яңартылганганнан соң мәчет ачылды
Хәзер авылда дога кылу, намаз уку һәм аралашу өчен уңайлы урын бар. Ә кичен утлар кабынгач, мәчет аеруча матурлана һәм үзенә тартып тора.
Мондый истәлекле вакыйгалар кешеләрне берләштерә, рухи элемтәләрне ныгыта һәм җылылык һәм яктылык атмосферасы тудыра.
“Мәчетләребез эшләп торсыннар. Алар җирле халыкны җыеп тора. Алар үзара аралашалар, кирәк булганда бер-берсенә ярдәм кулы сузалар. Бу шундый изге урын булачак” – диде Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин.
Ул бу игелекле эштә катнашучыларга рәхмәтен белдерде, иганәчеләргә Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
«Мәчет төзелешенә ярдәм сорагач, беркем дә битараф калмады. Мондый мөһим эшкә никадәрле игелекле йөрәкләрнең берләшүен күрү аеруча күңелле. Мәчет төзелеше халык арасында бердәмлек һәм үзара ярдәмләшү символына әверелде», – дип шатлыгы белән уртаклашты Сәпәй авыл җирлеге башлыгы Фәния Галиева.
Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат Мәрданшин катлаулы заманнарда мәчетләрнең әһәмияте, аларның махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләргә гуманитар ярдәме турында сөйләп үтте. Ул ил сагында торучы сугышчыларның Рәхмәт хатын да укыды. Рәхмәт хатлары Азнакай районы имам-мөхтәсибе Азат Талибуллинга тапшырылды.
Сәпәйлеләр бик сөенделәр әлеге вакыйгага. Хәзер авылда дога кылу, уку һәм аралашу өчен уңайлы урыннары бар. Ул һәрчак тулы булсын, анда намазлар укылсын, бәйрәмнәр узсын!. Бу мәчет бусагадан атлап кергән һәркемгә шатлык һәм фатиха китерсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев