Рамазан ае мөбарәк булсын!
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Рамазан ае мөбарәк булсын!

2 апрельдә мөселманнар өчен иң кадерле булган Рамазан ае башлана.

1 апрельдә ястү намазыннан соң мәчетләребездә беренче тәравих намазлары укылачак.

Быел фитыр сәдакасының минималь күләме 150 сум итеп билгеләнгән (зәкят чыгару мөмкинлеге булганнарга – 800 сум).

Ураза бәйрәме 2 майда билгеләп үтеләчәк.

Рамазан ае барыбызның да тормышына ямь өстәп, һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык-куанычлар китерсен, изге эш-гамәлләргә рухландырсын иде.


Нет комментариев