Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Азнакай районы Камышлы Күл авылы Сабан туенда яңа мәчет ачтылар

Бу тантанада Мәскәү һәм Казан шәһәрләреннән мәртәбәле кунаклар катнашты.

Азнакай | 9 июль | Ильяс БАҺАУОВ | Камышлы Күл авылында 7 июль көнне икеләтә бәйрәм узды.

Авылда күптән көтелгән мәчет ачылды. Бу тантанада Мәскәү һәм Казан шәһәрләреннән мәртәбәле кунаклар катнашты.

Мәскәү Мемориаль мәчете имам-хатыйбы Шамил Аляутдин, Татарстанның атказанган артисты Равил Галиев, ТР мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин, Азнакай районы башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, мөхтәсибебез Азат хәзрәт Талибуллин авыл халкын бу куанычлы вакыйга белән котлады.

Камышлы Күл мәчете имамы итеп Фидаис хәзрәт Шәйхуллин билгеләнде. Биредә авыл халкы өчен район мөхтәсибәте тарафыннан дини укулар оештырылачак.

Мәчетне төзүдә авыл халкы бик актив катнашкан. Берәүләр акчалата ярдәм итсә, икенчеләре төзелеш вакытында булышканнар. Бина торгызу, койма кору эшләрендә нинди генә авырлыклар килеп чыкмасын, ярдәмгә беренчеләрдән булып Камышлы Күл авылы аксакалы Фәндәс Мөхәрләмовның улы – Мәскәү эшмәкәре Илһам Мөхәрләмов һәм кияве – Мәскәү Мемориаль мәчете имам-хатыйбы Шамил Аляутдин  гаиләләре ярдәмгә килгән.

Мәчет салу өчен җир бүлеп бирү, манара урнаштыру һәм башка оештыру эшләрендә Азнакай районы җитәкчелеге булышлык иткән.

Беренче көненнән үк мәчет төзелешен кайгыртып йөргән авыл старостасы Ландыш Асибакова үз өлешен керткән һәркемгә Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды. Кунаклар учакта пешкән тәмле пылау, татлы ризыклар һәм кайнар чәй белән сыйланды.

Мәчет ачылышыннан соң  халык якындагы Чалтаймас елгасы янында болынлыктагы мәйдәнга агылды.

Камышлы Күл авылында бүген Сабантуй бәйрәме дә иде әле. Чын, татарча, элеккегечә бәйрәм итте  авыл халкы. Шаян уеннар, күңелле җырлар белән бик күңелле барды ул.

Мәйдан тирәсендә җыелган халыкны үзләренең моңлы тавышлары белән Татарстанның атказанган артисты Равил Галиев, аның иҗатташ дуслары Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар хисләр ташкынында йөздерде. “Җанашым” ансамбле матур биюләре белән таң калдырды.

 – Бүген Камышлы Күл өчен искиткеч зур вакыйга. Безнең авыл халкы мәчетле булды. Иң беренче чиратта, нәкъ менә аңа – авыл халкына – бик зур рәхмәтемне белдерәсем килә, чөнки алар булмаса, иганәчеләргә генә иман йортын калкыту авыр булыр иде.

Бердәм тырышлык белән авылда  хәзер азан яңгыраячак. Шәхсән үземне бик бәхетле тоям, моңа бик тә куанам”, - диде Равил Галиев, шатлыгын яшерә алмыйча.

Бүгенге бәйрәмне күрер өчен Башкорстанның Салават шәһәреннән туган авылына кайткан Әлфия Яруллина да кичерешләрен тыеп кала алмый:

- Бүген барыбыз өчен дә зур шатлык. Мәчет ачылуын үз күзләрем белән күрер, бу вакыйгада катнашыр өчен авылыма кайттым. Күркәм мәчет! Мәчет ачкач, менә Сабантуе башланып китте. Нәкъ шушы көнне милли бәйрәмебезне үткәрү бик дөрес, минемчә, аны оештыручыларга, танылган сәхнә осталарына сокланабыз, рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Кечкенәләр дә, олылар да рәхәтләнеп уеннарда катнаштылар, бергәләп күңел ачтылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев