Азнакай интернат-йортында рухи үсешне дә кайгырталар
Азнакай картлар һәм инвалидлар интернат-йортында “Иман, өмет” түгәрәгенең чираттагы җыелышы Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланды.
Хәзрәтебез Руберт Гаяз улы Ислам дине турында мәгълүматларны киңәйтте, рухи кыйммәтләр турында сөйләде.
Имам-хатыб Нәфис Хәкимов җитәкчелегендә Азнакай шәһәренең “Зәңгәр мәчет”е волонтерлары интернат-йортка электрон Коръән бүләк иткәннәр иде. Бездә тәрбияләнүче мөселманнар аның нигезендә аятьләр өйрәнәләр.
Мондый чаралар интернат-йортта яшәүчеләрнең рухын баета, күңелләрендә яхшылык, киләчәккә өмет уята.
Анастасия Кравченко, социаль эш буенча белгеч
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев