Азнакай  шәһәрендә Рәсәй буенча Коръән бәйгесе гөрли.
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Азнакай шәһәрендә Рәсәй буенча Коръән бәйгесе гөрли.

Бәйге татар милләте балалары арасында Коръән ятлаучылар күбәйсен дигән изге ният белән сигезенче тапкыр уздырыла. Катнашучылар арасында Татарстан гына түгел , Башкортостан, Ижау, Оренбург һәм башка күп төбәкләрдән килүчеләр бар.

Кечкенә катнашучы җиде яшьлек малай булып, ә иң зур булган утыз алты яшьлек катнашучыларның укыган коръәннәрен тыңлаганда , аларның моңлы тавышлары үзәкләргә үтеп кереп, күзләргә яшьләр килә.

Бәйге өч номинациядә үтә: 2 җүз, хәфтияк шәрифне тулысынча  һәм коръәнне тулысы белән белүчеләр арасында. Төп оештыручылар: Татарстан мөфтияте, Азнакай шәһәре һәм районы хакимияте һәм мөхтәсибәте , Шакировлар гаиләсе.

Азнакайда коръән бәйгесе уздырган көнне бәракәтле яңгыр яумыйча калмый.

 

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев