Азнакай хәбәрләре

"Маяк" газетасы - Азнакай районы

18+
Рус Тат
ДЕПУТАТ КАБУЛ ИТҮЕ

Халыкны күп нәрсә борчый

“Бердәм Россия” партиясенең Азнакай җирле бүлекчәсендә ТР Дәүләт Советы депутаты Алмаз Фәритов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов халыкны кабул иттеләр.

Бүгенге очрашуда гозерләр белән килүчеләр шактый күп иде.  Алар шәхси характерда. Кемнеңдер түбәсеннән су үтә, икенчесенең балконына ремонт кирәк,  дәвалану өчен даруларга акча сорап килүчеләр дә бар. Укучыларның алда чыгарылыш имтиханнары, аннан соң  укырга керергә кирәк.

Укучылар бик сәләтле булсалар да, укырга кертергә гаиләнең мөмкинлеге (акчасы) юк. Кыскасы, бүгенге очрашуда мөрәҗәгатьләр шундыйрак характерда иде. Мохтаҗлык, җитмәүчелек... Билгеле,  депутат бу чыгымнарны капларлык зур матди ярдәм күрсәтә алмый. Әмма берсен дә игътибарсыз һәм ярдәмсез калдырмадылар.  Мондый авыр вакытта булган ярдәмне зур итеп кабул иттеләр, зур рәхмәтле калдылар морәҗәгать белән керүчеләр. Кабул итү нәтиҗәләре буенча, кайбер сораулар урында ук хәл ителде. Өстәмә тикшерү яки башка органнарның катнашуын таләп иткән мөрәҗәгатьләр буенча тиешле күрсәтмәләр бирелде, башкарылышын контрольгә алу турында карар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев