Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ДЕПУТАТ КАБУЛ ИТҮЕ

Халыкны күп нәрсә борчый

«Бердәм Россия» сәяси партиясенең 24 еллыгы уңаеннан 1 декабрьдән партиянең Азнакай җирле бүлегендә депутатлар һәм җитәкчеләрнең гражданнарны кабул итүе дәвам итә.

2 декабрьдә «Бердәм Россия» партиясе секретаре, район башлыгы Марсель Шәйдуллин халыкны кабул итте. Бу көнне район башлыгына ярдәм сорап килүчеләр шактый күп иде. Кешеләрне күп сораулар борчый. Алар арасында шәхси һәм коллектив характердагылар да бар. Кемгәдер вак кына булып тоелган мәсьәлә дә авыр тормыш хәлендәгеләр, мохтажлар өчен күтәрә алмаслык проблема булып тора. Район башлыгы өчен вак мөрәҗәгатьләр юк, аларның һәрберсе зур әһәмияткә ия. Марсель Зөфәр улы сорауларны җентекләп тыңлап, аларның һәрберсе буенча чаралар күреләчәген әйтте. Әлбәттә, гозерләрне хәл итүдә районның җаваплы җитәкчеләрнең дә ярдәме кирәк. Кайберләрен хәл итүдә тагы да югарырак органнарга чыгарга кирәк булачагын да искәртте Марсель Зөфәр улы. Бер генә сорау да җавапсыз калмады.

«Минем Сезгә беренче генә тапкыр мөрәҗәгать итүем түгел. Сез миңа сәламәтлегемне торгызу буенча ныклы ярдәм күрсәттегез. Хәзер дә минем соравымны хәл итүдә ныклы ярдәм итүегезгә ышанып килдем», – диде Фәния ханым.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев