Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов сайлаучыларын кабул итте
«Бердәм Россия» партиясенең Азнакай җирле бүлекчәсендә узган чарада район башлыгы урынбасары Роза Галеева, район башкарма комитетының эшләр белән идарәчесе Руслан Дәүләтшин да катнашты.
Гозерләр төрле һәм четрекле дә иде. Сайлаучыларның берсе үзенең җәмәгать эшчәнлеген тормышка ашыруда ярдәм эзләп килсә, икенчесе махсус хәрби операциядәге энесенең хәбәре булмаудан борчылып килгән. Нәҗип Хаҗипов барысын да игътибарга алды һәм бу юнәлештә мөмкин булганның барысын да эшләячәген әйтте. Ул шул ук вакытта махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезнең якыннарына шалтыратучыларга, СМС хәбәрләргә ышанып җитмәскә, мошенниклардан сак булырга кирәклеген ассызыклады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев