Сайлаучылар кабул итүдән канәгать калдылар
ТР Дәүләт Советы депутаты Алмаз Фәритов азнакайлыларны кабул итте.
Анда шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов та катнашты. Бу кайбер гозерләрне бергәләп хәл итәргә мөмкинлек бирә. Мәсәлән, Урсай авылы ветераннар советы җитәкчесе Рузилә апа Зарипова авылда ял итү урыны булдыру турында авылдашларының гозере белән килгән. Әлеге гозерне җитәкчеләр Федераль программалар ярдәмендә (грантлар) чишеп булу мөмкинлеген карадылар. Әлбәттә, барысы буенча да эшләргә кирәк. Шәхси гозер белән килүчеләр арасында мөмкинлекләре чикле булганнар, балаларына катлаулы операцияләр, дәвалану өчен матди ярдәм сораучылар бар. Шулай ук янгыннар сәбәпле, зыян күрүчеләр дә мөрәҗәгать итте. Депутатка килүчеләр кабул итүдән канәгать калдылар. Җитәкчеләр мөмкинлектән, мәсьәләнең җитдилегеннән чыгып, барысын да хәл итәргә тырышты.
Безгә хәзер күпме генә булса да һәрбер ярдәм кадерле, – диләрсайлаучылар кат-кат рәхмәтләрен белдереп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев