Депутат бик күп белергә тиеш
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов сайлаучыларын кабул итте
“Бердәм Россия” партиясенең Азнакай җирле бүлекчәсендә узган чарада район башлыгы урынбасары Айдар Хәлиуллин да катнашты. Гозерләр арасында төрле характердагылары да бар иде. Шуларның берсе: Азнакай – Әсәй юлын ремонтлау белән бәйле. Депутат һәм җитәкче юлларның бозылуы авыр йөк машиналары хәрәкәте белән бәйле булуын да ассызыкладылар. Иң беренче чиратта бу проблеманы хәл итү сорала.
Депутатка төрле сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Кайчагында “Бигрәк күп белергә тиеш депутат” дип ирексездән уйлап та куясың. Көнкүреш, торак-коммуналь хуҗалыгы...һ.б. сораулар белән беррәттән тарих белән бәйле, китапта басылып чыккан мәгълүматлар белән килешмәгән сораулар да бар. Җитәкчеләр бу очракта да каушап калмадылар, вакыйгалар белән хәбәрдар булып, үз фикерләрен белдерделәр һәм тиешле органнарга мөрәҗәгать итеп, җавап биреләчәген әйттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев