Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ДЕПУТАТ КАБУЛ ИТҮЕ

Дәүләт Думасы депутаты Азнакайда сайлаучылар белән очрашты

Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Руслан Хәҗиев Азнакайда шәһәр халкы белән очрашу үткәрде. Анда муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин да бар иде.

Сайлаучылар белән күрешү депутатның төбәктә яшәүчеләр белән даими аралашу кысаларында узды.

Кабул итү (прием) вакытында гражданнар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алды.

Депутат һәрберсен игътибар белән тыңлады һәм яңгыраган проблемалар өстендә җирле хакимият белән бергә эшләргә вәгъдә итте.

Халык күтәргән төп сораулар арасында СВОда катнашучыларга ярдәм итүгә багышланган темалар да бар иде. Шикаятьләрнең берсе халык күңеленә аеруча нык тәэсир ясады. СВОда йөрәк өянәге аркасында үлгән улының әнисе түләүләр ала алмый икән. Мәсьәлә турыдан-туры учреждение коридорларында карала башлады, ә ватандашыбыз кылган батыр гамәленең җентекле тарихы кабул итү бүлмәсендә тыңланды.

Депутат СВОда катнашучыларга, аларның якыннарына һәм Азнакайда яшәүчеләргә гуманитар ярдәм оештыруда актив булганнары өчен рәхмәтен белдерде.

“Тыл нык булганда, армия көчле”, - дип раслады Азнакай шәһәренең хәрби комиссары Руфат Гайнетдинов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев