31 июль 2016 яңалыклары
-
Татарстан юлында зур һәлакәт: 4 кеше хастаханәгә озатылган
Яшел Үзән районында ике җиңел машина бәрелешкән. Һәлакәт аркасында 4 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән. Аларны ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белдергәнчә, зыян күрүчеләр арасында балалар булмаган, дип яза http://matbugat.ru/
-
Веломобильдә җилдерүче әбиләрнең кайсы районныкы булулары билгеле белды
Веломобильдә йөрүче татар әбиләре уйламаганда бүгенге көн геройлары булды да куйды. Казан әбиләре дип фаразлау дөрес булмады, алар Казан күрергә килгән Балык Бистәсе әбиләре булып чыкты. Олы Елга авылында гомер итүче Дания Хөснетдинова, Маһруза Габидуллина, Асия Сафиуллинага әлеге сәяхәт бик ошаган. Киләсе елга, исән-сау булып, тагын килергә хыяллана икән әле...
-
Бүген Азнакай яшьләре "Тормыш моңы" исемле әдәби кичәдә очраша
Бүген, 31 июльдә 20.00 сәгатьтә Азнакай шәһәре Яшьләр үзәгендә Татарстан яшьләренең яңа иҗади төркеме "Тормыш моңы" исемле әдәби кичә уздыра. Азнакайлыларга шигърият дөньясына чумып, күңелләрен яңа хисләр белән тулыландырырга тәгъдим итәләр.
-
Мәктәпләр ата-аналардан һәм укучылардан артык күп шәхси мәгълүмат җыя - Роскомнадзор
Мәктәпләр, электрон көндәлекләр кертеп, балалардан, ата-аналардан һәм укытучылардан шәхес турындагы мәгълүматларны шактый күләмдә сорый (Казан, 29 июль, "Татар-информ"). Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәт (Роскомнадзор) белем бирү учреждениеләренең үз сайтларында укучылар һәм аларның ата-аналарының шәхесе турындагы мәгълүматларны артык зур күләмдә җыюын ачыклаган. Бу хакта "Известия" газетасына...
-
Казан Россиядә иң арзан яңа фатирлы шәһәрләр рейтингына кергән
Татарстан башкаласында яңа фатирларның иң очсызы 977 мең сумнан башлана (Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Казан Россиядә яңа төзелгән торакларда фатир бәяләре иң түбән булган эре шәһәрләр егермелегенә кергән. Аналитикларның күчемсез милек белешмәләре базасын тикшерү нәтиҗәләрен китереп, cian.ru шул хакта хәбәр итә. Экспертлар билгеләп үткәнчә, икътисадтагы торыксызлык күчемсез милек бәяләре төшүгә...
-
Бүген азнакайлыларны «су бәрелеше» көтә
Җәен шәһәребездә бик күп кызыклы чаралар уза. Әле күптән түгел генә, Яшьләр көнендә, азнакайлалар төсле буяуларга буялып, күңел ачканнар иде. 31 июльдә «Шифа» үзәге янында «Су бәрелеше» уены үтәчәк. Ул төрле конкурсларга, призларга бай булыр дип көтелә. Үзегез белән шешәдә су, сиптергечләр һәм корытынырга сөлгеләр алырга онытмагыз. фото https://www.ridus.ru/news/41685
-
Надежда Рагозина Азнакайда бушлай юридик консультация үткәрде
Татарстан Республикасының Юстиция министрлыгы азнакайлыларны кабул итү оештырды. Халыкка юридик мәсьәләләрдә бушлай консультация күрсәтүне ул инде күптәннән гамәлгә кертте. Азнакайда кабул итүгә бу юлы министр урынбасары Надежда Рагозина һәм җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион-методик ярдәм бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Александр Ханеня килделәр. Алар янына иң беренче булып үткән Зөлфия Кашапованы...
-
Азнакай туристларын слетка көтәләр
Җәй хозурының бер генә мизгелен дә әрәмгә уздырмаска чакырган Яшьләр эшләре идарәсе чираттагы күңел ачу, ял чарасы уйлап тапкан: райондашларны 5-7 август көннәрендә Алферовка авылы янәшәсендәге Мәллә чишмәсе буена туристлар слетына чакыралар. Әлбәттә, ул спорт бәйгеләренә, уеннарга бай булачак. Турист тормышының бар нечкәлекләре дә ачылыр слетта. Учак янында җырлар, романтик...
-
Ярлыларны киметү өчен хатын-кызларны декреттан иртәрәк чыгарырга кирәк - Нестеренко
РФ финанслар министрының беренче урынбасары әйтүенчә, иң ярлы халыкның өчтән бере - яшь гаиләләр (Казан, 30 июль, «Татар-информ»). Россиядә яшәгән иң ярлы халыкның 37 процентка якыны - ике баласы булган яшь гаиләләр, дип белдерде РФ Финанслар министрының беренче урынбасары Татьяна Нестеренко Владимир өлкәсендә үтүче "Территория смыслов на Клязьме" форумында чыгыш...
-
Юридик фәннәр докторы Әнәс Гатауллин Азнакай халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтте
Азнакай районы халкына бушлай юридик ярдәм әледән-әле күрсәтелеп килә. 28 июльдә азнакайлыларны юридик фәннәр докторы, профессор Әнәс Гатауллин кабул итте. Үз вакытында Азнакай халык судында судья булып эшләгән, 35 ел юриспруденция өлкәсендә хезмәт куеп, аның 20 елдан артыгын җитәкче вазифаларда булган якташыбыз консультация алырга килгән һәр кешене дикъкать белән тыңлап,...