Ярлыларны киметү өчен хатын-кызларны декреттан иртәрәк чыгарырга кирәк - Нестеренко
РФ финанслар министрының беренче урынбасары әйтүенчә, иң ярлы халыкның өчтән бере - яшь гаиләләр (Казан, 30 июль, «Татар-информ»). Россиядә яшәгән иң ярлы халыкның 37 процентка якыны - ике баласы булган яшь гаиләләр, дип белдерде РФ Финанслар министрының беренче урынбасары Татьяна Нестеренко Владимир өлкәсендә үтүче "Территория смыслов на Клязьме" форумында чыгыш...
РФ финанслар министрының беренче урынбасары әйтүенчә, иң ярлы халыкның өчтән бере - яшь гаиләләр
(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). Россиядә яшәгән иң ярлы халыкның 37 процентка якыны - ике баласы булган яшь гаиләләр, дип белдерде РФ Финанслар министрының беренче урынбасары Татьяна Нестеренко Владимир өлкәсендә үтүче "Территория смыслов на Клязьме" форумында чыгыш ясаганда. Бу хакта ТАСС яза.
"Аларның торыр урыннары юк, үзләре әлегә бернәрсә дә булдырмаган", - дип аңлата бу күренешне Нестеренко. Аның фикеренчә, бу вәзгыятьне үзгәртергә кирәк. "Яшьләр арасында ярлы гаиләләр булмасын өчен шартлар тудырырга кирәк. Хатын-кызлар иртәрәк эшкә чыксын иде, ә моның өчен балалар бакчалары кирәк," - ди ул.
Шул ук вакытта РФ Финанслар министрының беренче урынбасары әйтүенчә, илдә яшәүче ярлы халык арасында өлкән яшьтәгеләрнең саны 5 процент кына. Нестеренко фикеренчә, Россиядә ярлылыкны киметү бюджет сәясәтендә ин төп юнәлешләрнең берсе булып тора. "Җәмгыятьтәге катламнар арасында аерма шактый булганда, хәерче гражданнар яшәгәндә ил югары темплар белән үсә алмый. Безгә илдәге ярлылыкны тамырыннан юк итәрлек шартлар булдырырга кирәк",- ди Нестеренко.
(Рәмис Латыйпов әзерләде).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев