Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Казан Россиядә иң арзан яңа фатирлы шәһәрләр рейтингына кергән

Татарстан башкаласында яңа фатирларның иң очсызы 977 мең сумнан башлана (Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Казан Россиядә яңа төзелгән торакларда фатир бәяләре иң түбән булган эре шәһәрләр егермелегенә кергән. Аналитикларның күчемсез милек белешмәләре базасын тикшерү нәтиҗәләрен китереп, cian.ru шул хакта хәбәр итә. Экспертлар билгеләп үткәнчә, икътисадтагы торыксызлык күчемсез милек бәяләре төшүгә...

Татарстан башкаласында яңа фатирларның иң очсызы 977 мең сумнан башлана

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Казан Россиядә яңа төзелгән торакларда фатир бәяләре иң түбән булган эре шәһәрләр егермелегенә кергән. Аналитикларның күчемсез милек белешмәләре базасын тикшерү нәтиҗәләрен китереп, cian.ru шул хакта хәбәр итә.

Экспертлар билгеләп үткәнчә, икътисадтагы торыксызлык күчемсез милек бәяләре төшүгә китерде. Яңа проектлар базарга бик түбән бәяле фатирлар белән чыга. cian.ru аналитиклары Россиянең беренчел базарда фатир бәяләре иң түбән булган 20 эре шәһәре рейтингын төзегән. Моның өчен алар файдаланышка 2016-2018 елларда тапшыруны күздә тоткан объектларны исәпкә алган. Ачыкланганча, аларның теләсә кайсында 2 млн сумнан да очсызрак бәядән торак алу мөмкинлеге бар.

Рейтингның беренче унлыгына Краснодар, Мәскәү өлкәсе, Сарытау, Ростов-на-Дону, Төмән, Омск, Новосибирск, Красноярск, Пермь һәм Самара торак комплекслары кергән. Казан анда 13 нче урында исәпләнә. Татарстан башкаласында яңа төзелә торган йортларда иң арзанлы фатир бәясе 977 мең сумнан башлана.

(Миләүшә Низаметдинова әзерләде).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Казан Россиядә иң арзан яңа фатирлы шәһәрләр рейтингына кергән