Веломобильдә җилдерүче әбиләрнең кайсы районныкы булулары билгеле белды
Веломобильдә йөрүче татар әбиләре уйламаганда бүгенге көн геройлары булды да куйды. Казан әбиләре дип фаразлау дөрес булмады, алар Казан күрергә килгән Балык Бистәсе әбиләре булып чыкты. Олы Елга авылында гомер итүче Дания Хөснетдинова, Маһруза Габидуллина, Асия Сафиуллинага әлеге сәяхәт бик ошаган. Киләсе елга, исән-сау булып, тагын килергә хыяллана икән әле...
Веломобильдә йөрүче татар әбиләре уйламаганда бүгенге көн геройлары булды да куйды. Казан әбиләре дип фаразлау дөрес булмады, алар Казан күрергә килгән Балык Бистәсе әбиләре булып чыкты.
Олы Елга авылында гомер итүче Дания Хөснетдинова, Маһруза Габидуллина, Асия Сафиуллинага әлеге сәяхәт бик ошаган. Киләсе елга, исән-сау булып, тагын килергә хыяллана икән әле алар.
Татарстанның өч әбие Facebook социаль челтәре аша дөньяга танылу алды. Казанның Кремль яр буенда веломобильдә җилдерүче әбиләрне социаль челтәрнең актив кулланучсы Борис Мазин очраклы рәвештә генә фотога төшереп, Kazan Nostalgique дип аталучы төркемгә элгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев