Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Надежда Рагозина Азнакайда бушлай юридик консультация үткәрде

Татарстан Республикасының Юстиция министрлыгы азнакайлыларны кабул итү оештырды. Халыкка юридик мәсьәләләрдә бушлай консультация күрсәтүне ул инде күптәннән гамәлгә кертте. Азнакайда кабул итүгә бу юлы министр урынбасары Надежда Рагозина һәм җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион-методик ярдәм бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Александр Ханеня килделәр. Алар янына иң беренче булып үткән Зөлфия Кашапованы...

Татарстан Республикасының Юстиция министрлыгы азнакайлыларны кабул итү оештырды.

Халыкка юридик мәсьәләләрдә бушлай консультация күрсәтүне ул инде күптәннән гамәлгә кертте. Азнакайда кабул итүгә бу юлы министр урынбасары Надежда Рагозина һәм җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион-методик ярдәм бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Александр Ханеня килделәр.

Алар янына иң беренче булып үткән Зөлфия Кашапованы гаиләсен инде озак еллар борчып килгән торак проблемасы китергән. Фатир сатып алганда игътибар ителмәгән чак кына нечкәлек аларга аны законлы рәсмиләштерү мөмкинлеге бирми йөдәтә. Шулай шул инде, закончалыкларны белмәвебез җавап тотудан, югалту-зыяннан араламый. Мондый җитди адымнар ясаганда аеруча сак, игътибарлы булырга, юристлар, белгечләр белән кат-кат киңәшергә кирәк тә бит... Моны соңлап кына аңлыйбыз шул.

Тормыш ыгы-зыгыларын, "башка тимер таякны" кайчак үзебезгә үзебез уйлап табабыз. Күршеләренә җир участогын тора салып кына бирергә булган Галләмовлар да еллар үткәч аның үзләренә кирәк булачагын уйламаган, билгеле. Хәзер менә аны кире кайтару өчен суд юлын таптарга кирәк.

-Сәламәтлек тә шул чама гына, хәзер менә шундый мәшәкать белән йөрисемне белгән булсам... - дип үкенә 15 ел элек аннан үзе теләп баш тарткан җир хуҗасы.

Шәһәрдәшебез Рәис Шәрәповны пенсионерларга ташламаларны киметү, кайбер җәмәгатькүләм гаделсезлекләр борчый. Дәүләт Думасына яңа сайланачак депутатлар корпусына җиткерәсе килгән тәкъдимнәре дә бар.

Кешеләрне алдауга корылган финанс пирамидаларына бәйле сораулар да булды. Мондый аферистлар тозагына кабудан сакланырга кирәклеген инде азнакайлылар яхшы аңлый торгандыр, ни дисәң дә массакүләм мәгълүмат чараларында һәркөн диярлек шул хакта тукып торыла.

-Халык белән мондый очрашуларны республиканың һәр районында үткәрәбез. Инде шактыенда булдык, - диде Надежда Рагозина журналистларга биргән интервьюда. - Сораулар нигездә нәкъ сездәгечә: торак, социаль яклау чаралары, җир мөнәсәбәтләре белән бәйле.

Әмма сездә үз проблемалары белән генә түгел, ә күпчелекне борчыган мәсьәләләрне күтәреп килүчеләр дә бар. Монсы да яхшы, димәк, халык актив, бердәм. Кешеләр белән шулай күзгә-күз карап, эчкерсез аралашу, аларга киңәш бирә алудан күңелләр дә сафланып киткәндәй була. Азнакайдан да уңай тәэсирләр белән китәм.

Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Надежда Рагозина Азнакайда бушлай юридик консультация үткәрде