Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Юридик фәннәр докторы Әнәс Гатауллин Азнакай халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтте

Азнакай районы халкына бушлай юридик ярдәм әледән-әле күрсәтелеп килә. 28 июльдә азнакайлыларны юридик фәннәр докторы, профессор Әнәс Гатауллин кабул итте. Үз вакытында Азнакай халык судында судья булып эшләгән, 35 ел юриспруденция өлкәсендә хезмәт куеп, аның 20 елдан артыгын җитәкче вазифаларда булган якташыбыз консультация алырга килгән һәр кешене дикъкать белән тыңлап,...

Азнакай районы халкына бушлай юридик ярдәм әледән-әле күрсәтелеп килә. 28 июльдә азнакайлыларны юридик фәннәр докторы, профессор Әнәс Гатауллин кабул итте.

Үз вакытында Азнакай халык судында судья булып эшләгән, 35 ел юриспруденция өлкәсендә хезмәт куеп, аның 20 елдан артыгын җитәкче вазифаларда булган якташыбыз консультация алырга килгән һәр кешене дикъкать белән тыңлап, проблемаларын өйрәнеп, шунда ук аларны хәл итү юлларын да күрсәтте, аңлатмалар бирде.

Аның ярдәменә өмет тотып, торакка хокукны, варислыкны билгеләү, суд карарлары үтәлеше, пенсия билгеләү мәсьәләләре белән бәйле сораулары белән килүчеләр барсы да канәгать калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юридик фәннәр докторы Әнәс Гатауллин Азнакай халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтте