12 май 2016 яңалыклары
-
18 сентябрьдә Россия Федерациясе Дәүләт Думасына җиденче чакырылыш депутатларны сайлаячакбыз
"Бердәм Россия" партиясе үз эчендә иң лаеклы кандидатларны сайлап алу - праймериз үткәрә. Ул 22 майда иртәнге 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр барачак. Безнең районда 12 санау участогы төзелде. Сайлаучылар тавышларын берничә кандидат өчен дә бирә ала. Барыгызны да праймеризда актив катнашырга чакырабыз.
-
14 май көнне 10.00 сәгатьтә “Чатыр Тау Арена” да грек-рим көрәше буенча республика турниры узачак
14 май көнне 10.00 сәгатьтә "Чатыр Тау Арена" спорткомплексында СССР спорт мастеры Ибраһим Миңгалиев истәлегенә грек-рим көрәше буенча республика турниры уза. Бу көннне җирлегебезгә Татарстанның төрле почмакларыннан билгеле спортчылар җыелачак.
-
Чәчү тәмамланырга күп калмады
Районда кыр эшләренең иң кызу чоры. Бу аңлашыла да "Язгы бер көн елны туендыра", - диләр бит. Бүген 48 мең гектарда, яки чәчеләсе мәйданның 74 процентында эш башкарылган инде. Арпа, солыны чәчү эшләре тулысынча тәмамланган. Язгы бодай, бөртеккә кукуруз, көнбагыш кебек соңгы культуралар гына калып килә. Соң өлгерүен истә тотып,...
-
Күңелеңә чүп үссә...
Эш көне башлануга ук редакциядә телефон шалтырады. -Азнакайдан Фәридә апагыз Хәйруллина булам мин. Кемгә сөйләргә, күңелдәге борчуны кем белән уртаклашырга белмәгәнлектән сезгә, редакциягә шалтыратуым. Татар зираты янәшәсендәге инде күптән ташландыкка әйләнгән бакчачылык ширкәтендә әле дә бәрәңге утыртып йөргән булабыз. Әз булса да гаилә бюджетына файда, яшәргә кирәк бит, хәрәкәттә -...
-
Азнакай-Митрәй юлындагы һәлакәт 24 яшьлек егетнең гомерен өзде
Кичә Азнакай-Митрәй юлында булган юл-транспорт һәлакәтендә 24 яшьлек азнакайлының гомере өзелде. Район ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, фаҗига көндезге сәгать 11 тулганда була. Шәһәрдән Митрәйгә таба хәрәкәт итүче «Шевроле Ланос» шоферы йөртүчесе, юл хәрәкәте хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозып, югары тизлектә каршы полосага һәм "Лада" автомобиле белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, алган тән җәрәхәтләреннән соңгы...
-
Ветераннарыбыз сынатмады
Әлмәт шәһәрендә, Бөек Ватан сугышы тәмамлануның 71 еллыгы уңаеннан "Татнефть" акционерлык җәмгыятенә кергән нефть һәм газ чыгару идарәләре, кече нефть оешмалары ветераннары командалары арасында бильярд ярышлары булып узды. Анда өч дистәгә якын команда катнашты. Ярышлар яшь аерымлыгына карап өч төркемгә бүлеп үткәрелде. "Азнакайнефть" ветераннар оешмасы командасы уенчысы Равил Бахтиозин 55...
-
Бәйрәм кайтавазы. Актүбә гөрләде
Яңгыр фаразлаган булсалар да, 8 май көнне Актүбәдә көн кояшлы торды. Әйтерсең табигать тә бу олуг бәйрәмне көтеп алган иде. Иртән үк көн куанычлы вакыйгадан башланды: фронтовик Гаяз Шиһаповның тол хатыны Нәфисә Абдулла кызына яңа йорттан фатир ачкычы тапшырылды. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин, бистә башлыгы Роза Галеева аңа изге теләкләрен...
-
Азнакай-Актүбә-Әлмәт юлында коточкыч авария (+Фото)
Бүген иртәнге якта Әлмәт-Актүбә-Азнакай юлының Лениногорск киселешендә трактор белән "Киа" машинасы бәрелешә. Каза күрүчеләр булса да, бәхеткә, авариядә һәлак булучылар юк.
-
Мәскәүдә Хәтер парадында бабам белән горурландым
Менә икенче ел инде Мәскәүдә Җиңү бәйрәмендә "Үлемсез полк" акциясе үткәрелеп килә. Быел бу сафларда үтәргә без дә чакырылдык. Чын мәгънәсендә Хәтер Парады булды ул. Сугыш чоры җырлары астында кешеләр зур горурлык белән яу кырында, сугыштан соң һәлак булган туганнары, якыннары, дуслары, полкташларының сурәтләрен тотып, тигез сафларда атладылар. Каһарманлык үрнәкле...
-
Шәһәр прокуратурасы хәбәр итә. Ана капиталын рәсмиләштергәндә балалар хокукы бозылган
Азнакай шәһәр прокуратурасы ана капиталын бирү һәм аны файдалану закончалыкларын тикшерде. 2015 елның март аенда Азнакай районында яшәүче икенче баласы тугач, ана (гаилә) капиталына дәүләт сертификаты ала. Ана капиталы торак алу өчен кредит бурычын һәм процентларын түләүгә тотыла. Закон нигезендә, ана (гаилә) капиталын, яки аның бер өлешен кулланып алынган (төзелгән,...