9 август 2016 яңалыклары
-
Өлкәннәр бию ярдәмендә дә дәвалана
"Өмет" үзәгенең Чалпы социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә савыктыруның яңа кызыклы алымнарын кулланалар. Мәдәни чаралар оештыручы Әмирә Гәрәева өлкәннәр өчен бию терапиясе үткәрә. Элек-электән кешеләр бию ярдәмендә хис-тойгыларын белдергәннәр. Бүлекчәдә сәламәтлекләрен ныгытучылар мондый занятиеләрдән бик кәнәгать. Әлфия Шәрипова, бүлекчә мөдире
-
Азнакайның “Бәхет” ансамбле Кырымда ял итеп кайтты
Азнакай балалар сәнгать мәктәбенең "Бәхет" вокаль ансамбе яңа гына Кырымнан кайтты. Коллектив быел "Созвездие-Йолдызлык" республика фестивалендә беренче урынны яулаган иде. Барлык җиңүчеләр белән бергә аларга Севастополь шәһәрендәге "Алькадар" лагерында ял итү бәхете елмайды. Татарстанның 17 районныннан 180 сәләтле бала Кара диңгез флоты хәрби базаларында һәм корабларында концертлар биргән. - Диңгезчеләр...
-
Кан тамырларын ромашка чистарта
Кан тамырларын түбәндәге рецепт чистарта: 100әр грамм ромашка, сары мәтрүшкә, үлмәс гөл (бессмертник), каен җиләге яфрагы һәм каен бөресен бергә кушабыз. Ике аш кашыгы катнашма өстенә 400 мл кайнар су салабыз да, термоска тутырып, төнгә калдырабыз. Ашар алдыннан көненә ике тапкыр 200әр мл. эчәбез. http://www.shahrikazan.com/
-
Азнакайның әдәби казанына тагын бер яңа китап өстәлде
Азнакайның әдәби казанына тагын бер яңа китап өстәлде. Узган гасырның 80 нче елларында "Маяк" газетасының үткен каләмле журналисты кына түгел, йөрәкнең иң нечкә кылларын тибрәтерлек лирик шигырьләр авторы буларак та танылган Фәһим Шәймәрдановның "Сипкеле каеннар җыры" дигән җыентыгы яңа гына җирле нәшрият "табасы"ннан төште. Аның мөхәрирре дә - замандашы, колегасы...
-
Транспорт йөртүчеләр игътибарына!
Күпфатирлы торак йортлар янында тезелешкән җиңел машиналар янгын чыккан очракта янгын сүндерү техникасына үтү һәм кешеләрнең гомерен саклап калу өчен комачаулык тудыра. Шунлыктан янгын-коткару часте һәм район эчке эшләр бүлеге, планнан тыш тикшерүләр үткәреп, мондый транспорт хуҗаларына карата административ чаралар күрәчәк. Алда әйтелгән таләпләрне үтәмәгән затлар 1000-1500 сум штрафка тартылачак....
-
Азнакайда ретро-машиналар күргәзмәсе була
13 августа көнне җирлегебездә районның - 85, "Азнакайнефть" идарәсенең 60 еллыгы уңаеннан бихисап чаралар оештырыла. Аларның берсе - ретро-машиналар күргәзмәсе булачак. Үзенчәлекле техникалар "Юбилейный" стадионы һәм "Чатыр-тау Арена" спорткомплексы каршында урын алачак. Күргәзмә сәгать 10нан эшли башлый.
-
Быелгы ел- яман шеш авыруларына каршы көрәш елы. Дуслар, чир никадәр алданрак ачыкланса, аны дәвалау да шулкадәр нәтиҗәлерәк
Быелгы елның яман шеш авыруларына каршы көрәш елы дип игълан ителүе тиктомалдан гына түгел. Бу чирдән ел саен дөньяда 7,6 миллион кешенең гомере өзелә. Бөтендөнья Сәламәтлек саклау Оешмасы мәгълүматларына караганда, яман шеш авырулары үлемгә китергән барлык чирләрнең 13 процентын тәшкил итә. Узган ел районда учетка алынган авырулыларның 27,9 проценты профилактик...
-
Узган ял көннәрне Алферовка авылы янәшәсендә туристик слет узды
Узган ял көннәре Алферовка авылы янәшәсенә туристик слетка җыелучылар өчен онытылмаслык булып калды. Шушы 3 көндә алар турист сукмакларының нинди генә киртәләрен үтмәде дә, нинди генә ярыш-бәйгеләрдә көч сынашмады! Ә иң мөһиме - һәркем команда белән эш итү, бер коллективка туплануның никадәр отышлы булуын аңлады, ахыргы нәтиҗәләргә үзеннән лаеклы өлеш...
-
Азнакайга судьялар җыелды
Узган атна ахырында районыбызда гомумюрисдикция судларының яртыеллык эшчәнлеге нәтиҗәләре хакында сөйләшүгә багышланган республика киңәшмәсе үтте. Аның нәкъ менә безнең җирлектә оештырылуы очраклы гына түгел. -Республика судлары арасында Азнакай шәһәр суды һәр дәвердә дә үзенең яхшы нәтиҗәләре, заманча алымнары белән гел аерылып торды. Аның белән озак еллар җитәкчелек иткән Рафаил Софин,...
-
Район һәм шәһәрнең иҗтимагый тормыш мәсьәләләре, чираттагы атналык киңәшмәсендә билгеләнделәр
Азнакай - уртак йортыбыз Район һәм шәһәрнең иҗтимагый тормыш мәсьәләләренә багышланган чираттагы атналык киңәшмәне Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин юбилярларны, хезмәт алдынгыларын бүләкләүдән, узган атнада булган вакыйгаларны, эш-чараларны анализлаудан, алда торган чаралар белән таныштырудан башлады. Узган атнада районда биш җинаять кылынган, бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы...
-
Спорт һәм туризм – Азнакай яшьләренең яшәү рәвеше
Бу ялларда Яшьләр идарәсе һәм Яшьләр үзәге "Турист" палаткалы лагерь оештыручылары белән берлектә Алферовка авылы янында өч көнлек турслет үткәрделәр. Предприятиеләр һәм оешмалар яшьләре походта каршлыкларны җиңү буенча осталыкларын һәм көчләрен сынаштылар. Һәрбер команда бердәмлеген, көтелмәгән хәлләргә әзерлеген күрсәтте. Нәтиҗәдә беренчелекне "Патриот" туристлык клубының "Азфлай" командасы яулады. Яшьләр үзәге командасы...