Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Район һәм шәһәрнең иҗтимагый тормыш мәсьәләләре, чираттагы атналык киңәшмәсендә билгеләнделәр

Азнакай - уртак йортыбыз Район һәм шәһәрнең иҗтимагый тормыш мәсьәләләренә багышланган чираттагы атналык киңәшмәне Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин юбилярларны, хезмәт алдынгыларын бүләкләүдән, узган атнада булган вакыйгаларны, эш-чараларны анализлаудан, алда торган чаралар белән таныштырудан башлады. Узган атнада районда биш җинаять кылынган, бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы...

Азнакай - уртак йортыбыз

Район һәм шәһәрнең иҗтимагый тормыш мәсьәләләренә багышланган чираттагы атналык киңәшмәне Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин юбилярларны, хезмәт алдынгыларын бүләкләүдән, узган атнада булган вакыйгаларны, эш-чараларны анализлаудан, алда торган чаралар белән таныштырудан башлады.

Узган атнада районда биш җинаять кылынган, бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге начальнигы Илдар Шакиров белдерде. Юлларда да вәзгыять киеренке булып кала бирә: 11 һәлакәт теркәлгән, 5 кешенең рульгә исерек килеш утыруы ачыкланган.

Социаль мошенниклар кармагына эләгүдән сакланырга әкренләп өйрәнеп килсәк тә, арабызда әле һаман да беркатлылар, кеше ышандырырлык итеп сөйләгән сүзләргә ышанып, шомафиларның кулларына акча тоттыручылар табыла тора. Мошенниклар да кешене төп башына утыртуның яңадан-яңа ысулларын уйлап таба, кемнеңдер бөртекләп җыйган пенсиясен яки тир түгеп тапкан хезмәт хакын тиз генә үз кесәсенә салып, яңа корбаннар эзләвен дәвам итә. Узган атнада гына да Азнакайда мошенниклар кулыннан ике кеше каза күргән. Хокук сакчысы җитәкчеләрне хезмәт коллективларында киңкырлы аңлату эшләре алып барырга чакырды.

Акча эшләүнең җиңел юлын эзләүчеләр шәхси хуҗалыкларны да урап узмаган: Таллы Бүләк авылындагы шәхси ихатадан билгесез затлар дүрт тавык урлап чыкканнар. Бүген эзләү-тикшерү эшләре бара.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе кысаларында һәркемне ярдәм итәргә чакырды. Быел район һәм шәһәрдә **гә якын бала безнең ярдәмгә мохтаҗ. Алар арасында күп балалы, имин, тулы булмаган гаиләләр бар.

Шәһәр, район зур юбилей чараларына әзерләнә. Элек-электән халкыбыз кунаклар килүгә йорт-җирен төзәткән, әйләнә-тирәне чүптән арындырган. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров слайдлар аша оешма-предприятие, кибет ишегалларын, аларга беркетелгән территорияләрнең торышын күрсәтте. Шәһәрне төзекләндерүдә үз өлешләрен кертмичә, хәттә оешма-предприятие кырындагы чүп үләннәрне дә чапмаган җитәкчеләрне район башлыгы тәнкыйть утында тотып, берничә көн эчендә әйләнә-тирәне тәртипкә китерергә кушты. "Азнакай - уртак йортыбыз, аны гөлбакча итеп тоту - һәрберебезнең бурычы", - диде ул.

Киңәшмәнең йомгаклау өлешендә урып-җыюны үзвакытында тәмамлау, шәһәр урамнарында чисталык, чүп үләннәрен чабу, юлларны төзекләндерү, җылылык сезонына әзерлек мәсьәләләре дә күтәрелде һәм агымдагы атнага бурычлар билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Район һәм шәһәрнең иҗтимагый тормыш мәсьәләләре, чираттагы атналык киңәшмәсендә билгеләнделәр